Четверг, 14 мая 2026
Һава торышы Хәзер 21:07 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 21:07 , 21.5 °C
26.11.2022
0
Поделиться
Чаллыдан мобилизацияләнүчеләргә 20 тоннадан артык ярдәм җибәрелде

Автокала махсус хәрби операция зонасына үз йөк машиналарын шефлык ярдәме белән җибәрде. Йөк җибәрүдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары рәисләре, шәһәрнең актив халкы катнашты. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүнең өстенлекле булуын билгеләп үтте: «Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашу барышында, бүген без егетләребезгә чираттагы йөк партиясен җибәрәбез, армиябезгә ихлас гамәлләр белән булышабыз, дип белдердек. Йөк җибәрелгән бу урында, Табеев яр буендагы мәйданчыкта, без еш җыелабыз. Бу процедура дәвам итәр дип уйлыйм. Сугышчыларыбызга ярдәм итүгә катнашы булганнарның барысына да сугышчылар, аларның гаиләләре исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сугышчыларыбызның гаиләләренә исән-сау кайтуларын телибез».

Йөк составында, шул исәптән сугышчылар фикеренчә, мөһим әхлакый ярдәм булып торган яшь чаллылылардан килгән хатлар да бар.