7 май көнне 18:00 сәгатьтә һәм 8 май көнне 14:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә Яр Чаллы дәүләт курчак театры сәхнәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Мин иртәгә тудым. Сакчы» спектакле күрсәтеләчәк.
Тула драматургы Раһим Мусаев пьесасы буенча куелган спектакль төп геройның – гади рус солдатының – тормыш елъязмасы рәвешендә тәкъдим ителә. Тамашачыларны рус-половец сугышларыннан һәм Төньяк сугышыннан, Бородино бәрелешеннән һәм Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларыннан башлап, хәзерге вакытка – махсус хәрби операциягә кадәр илнең хәрби тарихы битләре буйлап тарихи сәяхәт көтә.
Солдатның хәрби көндәлек тормышының үткен тарихлары монолог формасында тәкъдим ителә һәм игътибарны фаҗигалелеккә, геройның шәхси кичерешләренә туплап, залга булып узган вакыйгаларның тирән психологизмын тапшыра. Үз уйларын һәм фикерләрен яңгыратып, герой вакыттан һәм урыннан тыш ир-атның чын язмышы – үз илен, үз халкын, үз Ватанын һәм тарихын саклау икәнлеген ныклы аңлауга килә.
Спектакль авторлары – режиссер Андрей Абрамов һәм рәссам Андрей Лукомский гади кешенең тарихын тамашачыга мөмкин кадәр намуслы, Ватанга, якыннарына, туган җиргә олы мәхәббәт белән янучы солдат-патриот образын тулысынча ачып бирә алдылар. Режиссер әһәмиятле тарихи вакыйгалар турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирде, үсеп килүче буында төп гомумкешелек, әхлакый-рухи кыйммәтләрне, туган илгә, аның тарихына һәм казанышларына карата патриотизм һәм горурлык хисләрен тәрбияләүгә басым ясады.
Спектакльләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, ветераннар һәм шәһәребезнең өлкән буыны мактаулы кунаклар сыйфатында чакырылачак.