Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында Престиж Кубогына республика интеллектуаль уены узды. Уен параллель рәвештә ике форматта барды: Zoom онлайн платформасында һәм «Нур» яшьләр үзәгендә офлайн-платформада.
Престиж Кубогына Татарстан республикасының сигез шәһәреннән: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Менделеевск, Әлмәт, Чистайдан 35 эшче яшьләр командасы көч сынашты.
Интеллектуаль уен барышында командаларга фән һәм технологияләр елына багышланган сораулар җавап бирергә кирәк иде. Уенның темасы: «Науки юношей питают!»
Чаллының «А мы тут так поржать», «Автоматика-КИП» командалары иң тапкырлар булып чыктылар. Алар беренче урынны яуладылар һәм Республика интеллектуаль уены Кубогына ия булдылар. Икенче урында – Droogi - Яр Чаллы, «КАМАЗ» ААҖ кою заводы. Өченче урында – «Антарес» командасы - Түбән Кама, «Татнефть-Нефтехим» ИК.