Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:10 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:10 , 17.5 °C
23.07.2021
0
Поделиться
Илнур Зәкәрин Россия Олимпия комитеты спортчылары командасы составында Олимпия медальләре өчен көрәшәчәк

24 июльдә Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннарында шосседа ир-атлар төркеме арасында ярышлар узачак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 5:00 сәгатьтә Мусасиномори (Musashinonomori) милли паркында узачак.

Олимпия медальләре өчен Россия Олимпия комитеты спортчылары командасы составында Чаллы спортчысы, «Яр Чаллы» Олимпия резервы спорт мәктәбе шәкерте Илнур Зәкәрин көрәшәчәк.

Дистанциянең озынлыгы – 234 км. Финиш Фудзи Спидвей автотрассасында уйнатылачак.