Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:48 , 18.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:48 , 18.5 °C
13.06.2023
0
Поделиться
Илнат Фәрхуллин "Сабантуй гүзәле" конкурсының финалында чыгыш ясаячак

15 июньдә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабантуй гүзәле – 2023» традицион конкурсының финалы узачак. 1993 елдан конкурс милли бәйрәм алдыннан үткәрелә. Быел финалда 11 кыз очрашачак. Гүзәл затлар арасында урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бар. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр һәм татар милли костюмнарында дефиле үтәчәкләр. "Сабантуй бәйрәме көнендә, 17 июньдә, финалистлар арасында җиңүче төп сәхнәгә чыгачак һәм Сабантуйның абсолют батырын котлаячак. Конкурс финалының махсус кунагы татар эстрадасы популяр җырчысы Илнат Фәрхуллин булачак", - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.