Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:01 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:01 , 22.5 °C
20.10.2025
0
Поделиться
Татарстанның яшь парлары туйга грантлар ала алачак

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бөтен ил өчен уникаль булган «Яшь парларга грантлар» социаль проектын башлап җибәрде. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге парлар катнаша ала.

Проектның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Гаризаны «ТР Хезмәтләре 2.0» кушымтасы аша бирергә була. 2025 ел ахырына кадәр республиканың никахлашучы яшь парларына финанс ярдәме күрсәтелә.