Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 13:50 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 13:50 , 27.5 °C
10.06.2021
0
Поделиться
Исерек хәлдә машина йөртүчеләргә җәзаны катгыйландырдылар

Дәүләт Думасы исерек килеш машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтә торган законны өченче, ахыргы, укылышта кабул итте. 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай диде: "Исерек килеш машина йөртү ул авыр җинаять, моның өчен тиешле җәза булырга тиеш. Җәзасын үтәгән, әмма яңадан исерек килеш руль артына утырып юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле кешеләр бөтен катгыйлык буенча җаваплылыкка тартылырга тиеш".