Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын өстәмә социаль яктан яклауга юнәлдерелгән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләрне икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Альфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Югары уку йортларына бушлай, керү имтиханнарынсыз, аерым квота буенча кабул ителү хокукын махсус хәрби операциянең һәлак булган катнашучыларының, шулай ук башка дәүләтләргә җибәрелгән һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан гражданнарның тормыш иптәшләре алачак».
Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертелә. Укыту федераль бюджет, РФ субъектлары бюджетлары һәм җирле бюджетлар акчалары хисабына, аерым квота чикләрендә, яңа никахка кермәгән тол хатыннарга / тол ирләргә карата гамәлгә ашырылачак: махсус хәрби операция катнашучыларының (шул исәптән РФ территориясенә кораллы бәреп керүне кире кайтару, РФ Дәүләт чигендә һәм махсус хәрби операция үткәрелүче районнарга якын торган РФ субъектлары территорияләрендә кораллы провокация вакытында бурычлар үтәгән, күрсәтелгән территорияләрдә булган РФ хокук саклау органнары хезмәткәрләренең (эшчеләренең), күрсәтелгән территорияләрдә хезмәт һәм башка шундый функцияләр башкарган гражданнарның), сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең һәм хезмәткәрләрнең, хәрби хезмәт (хезмәт) бурычларын, махсус хәрби операция барышында (РФ территориясендә яки башка дәүләтләр территорияләрендәге сугыш хәрәкәтләре вакытында) РФ Кораллы Көчләренә яки РФ милли гвардия гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турындагы контракт буенча бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки күрсәтелгән бурычларны үтәгәндә алган имгәнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузия алу) яки авырулар нәтиҗәсендә вафат булган кешеләрнең тормыш иптәшләре; 2014 елның 11 маеннан башлап Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы Халык милициясе, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби формированиеләре һәм органнары составында сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары сәбәпле һәлак булган яки күрсәтелгән сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары белән бәйле рәвештә алган имгәнү (яралану, җәрәхәтләнү, контузия алу) яки авырулар нәтиҗәсендә вафат булган Донбасс ополченецларының тормыш иптәшләре.
Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.