Хакимият бинасында Шәһәр Советының чираттагы 34нче сессиясе узды.
Депутатлар бюджетның 17 млрд 729 млн сум кереме, 17 млрд 838 млн сум чыгымнарын раслады.
Республика бюджетыннан кергән акчаның 14 млн 316 мең сумы «Мастеровые» рус драма театрына хезмәт хакы фондына җибәрелде. Театрда 20 өстәмә эш урыны барлыкка килгән.
«Безнең яңа укытучы» гранты өчен бәйгедә җиңгән мәгариф хезмәткәрләренә 2 млн 114 мең сум, «Татарстанның иң яхшы ТОСы» республика бәйгесендә җиңүчеләргә 13 млн 644 мең сум, югары уку йортлары студентларына стипендия өчен 4 млн 380 мең сум акча бирү турындагы карарлар да депутатлар тарафыннан хупланды.