Яр Чаллының 7 нче шәһәр поликлиникасы 2021 елда пациентлар фикере буенча Татарстанның иң яхшы 10 дәүләт клиникасы исемлегенә керде .
Поликлиника Россиядә дәваланучыларның фикеренә нигезләнгән иң масштаблы медицина премиясе – «Про докторов» Бөтенроссия премиясе Лауреаты исеменә лаек булды.
Поликлиника хезмәткәрләре, эшләренә уңай бәя биргән өчен, дәваланучыларга рәхмәтләрен белдерәләр. Дәваланучылардан кире элемтә камилләшергә ярдәм итә дип белдерәләр табиблар.