Кар йомшартуда һәм чүп-чар җыюда 58 нче мәктәп, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, «Яшүсмер» яшьләр үзәге, сәнгать галереясы, 33, 46 һәм 53 нче балалар бакчалары укучылары һәм хезмәткәрләре, Сәүдә-технология көллияте студентлары актив катнаша. Эшләрнең төп максаты – кар эрүне тизләтү һәм боз катламы барлыкка килүне булдырмау.
Яр Чаллы технология техникумы студентлары «Гренада» паркына чыгып, коммуналь хезмәтләргә эрегән кар суларын тиз агызу һәм сукмакларда иминлекне тәэмин итү өчен кар йомшартырга ярдәм итте.
Марат Бибишев исемендәге паркта Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты егетләре һәм кызлары хезмәт куйды: алар чүп-чар җыйды, сукмакларны һәм яшел зоналарны чистартты. Владимир Высоцкий скверында ТИСБИ көллияте укучылары эшләде, аларның тырышлыгы белән территория йөреп ял итү өчен уңайлырак булды.
Оештыручылар барлык катнашучыларга туган шәһәргә карата хезмәтләре һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерде. Язгы санитар икеайлык дәвам итә, шәһәрне төзекләндерүгә яңа коллективларны җәлеп итә.