Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 11:33 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 11:33 , 27.5 °C
10.08.2023
0
Поделиться
"Яшисе килгән шәһәр": Чаллыда бүләкләр тапшыру белән бәйрәм чарасы узды

Үзәк районында, Шәһәр көне алдыннан, "Яшисе килгән шәһәр" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Кама Яр буенда безнең ак шәһәрне барлыкка китергән беренче төзүчеләрне Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов сәламләде.

Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары алдында «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең иҗади коллективлары чыгыш ясады.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм «Ремдизель» АҖнең маркетинг һәм реклама буенча директоры Людмила Трейстман хәрби хезмәткәрләр гаиләләренең булачак беренче сыйныф укучыларына 6 портфель тапшырдылар. Барлык балалар өчен Үзәк районы администрациясе татлы сюрприз - «Славица» сәүдә йортыннан тәмле туңдырма әзерләгән.