Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 07:19 , 23.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 07:19 , 23.5 °C
04.05.2021
0
Поделиться
Яр Чаллы урамнары буйлап Җиңүне каршылап зәңгәр трамвай узды
Яр Чаллы урамнары буйлап Җиңүне каршылап зәңгәр трамвай узды
Яр Чаллы урамнары буйлап Җиңүне каршылап зәңгәр трамвай узды

Үзәк районы хакимияте, «Электротранспорт» ҖЧҖ белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, гадәттәгечә, "Зәңгәр трамвай - Җиңүне каршылап" традицион акциясен оештырды.

Чарада "Умырзая" ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәпнең тимурчылар отряды катнашты. Трамвай хәрәкәте барышында ветераннар сугыш еллары җырларын башкарды, ә тимурчылар шәһәрдәшләребезгә үз куллары белән ясалган Георгий тасмаларын һәм открыткаларын тараттылар.