Понедельник, 01 июня 2026
Һава торышы Хәзер 17:28 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:28 , 20.5 °C
06.05.2024
0
Поделиться
Чаллы урамнарында: «Зәңгәр трамвай - Җиңүгә каршы чаба»
Чаллы урамнарында: «Зәңгәр трамвай - Җиңүгә каршы чаба»

Үзәк районы хакимияте «Электротранспорт» ҖЧҖ белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Зәңгәр трамвай - Җиңүгә каршы чаба» традицион акциясен оештырды. Чарада Үзәк районның «Умырзая» ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәп тимурчылары катнашты. Шәһәр буйлап мавыктыргыч сәяхәт вакытында ветераннар яраткан җырларын җырлый, ә тимурчылар пассажирларга Георгий тасма һәм шарлар тапшыра.

 Катнашучылар «Мәңгелек ут» ка чәчәкләр салды.