20 апрельдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров катнашында гражданнарны кабул итү булачак. Ул видеоконференц-элемтә режимында халык сорауларына җавап бирәчәк. Шәһәрдәшләргә уңайлы булсын өчен, ул берьюлы шәһәрнең өч бүлегендә оештырылачак. Чаллылылар яшәү урыны буенча аларның берсенә килеп, идарә җитәкчесенә турыдан-туры да мөрәҗәгать итә алалар.
Алдан язылу мәҗбүри.
1 нче суд приставлары бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Комаров ур., 35Б йорты) язылу 8(8552) 44-90-14 телефоны буенча алып барыла;
2 нче суд приставлары бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Раскольников ур., 59 йорт) язылу 8(8552) 34-06-09 телефоны буенча алып барыла;
3 нче суд приставлары бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Комаров ур., 35Б йорты) язылу (986) 720 42 72 телефоны буенча алып барыла.
Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч язуы булырга тиеш.