Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:56 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:56 , 28.5 °C
01.03.2023
0
Поделиться

4нче март көнне Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараенда 18:00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык-2023» республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында җиңүчеләрнең гала-концерты була.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография", "Конферанс", "Җырга иң яхшы музыка", "Иң яхшы җыр тексты", "Иң яхшы видеоклип" номинацияләре буенча уза.

Гала-концертта Яр Чаллыдан, Алабуга һәм Тукай районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.