Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 10:26 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 10:26 , 28.5 °C
01.07.2022
0
Поделиться
Социаль иминият фонды укыту семинары үткәрде
Социаль иминият фонды укыту семинары үткәрде
Социаль иминият фонды укыту семинары үткәрде

Россия Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы «Законнардагы үзгәрешләр һәм иминләштерүчеләрнең Социаль иминият фонды белән хезмәттәшлеге буенча актуаль мәсьәләләр» темасына семинар үткәрде.

Семинарга бюджет өлкәсендә эшләүче барлык предприятиеләрнең бухгалтерлары һәм хезмәтне саклау буенча белгечләре чакырылган иде. Үткәрелгән семинар барышында түбәндәге сораулар каралды:  

- 4-ФСС хисабының яңа формасы;

- 2022 елда пособиеләрне билгеләгәндә һәм түләгәндә эш бирүчеләрнең һәм Фондның үзара хезмәттәшлегенең яңа кагыйдәләре;

- кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр; 

Хезмәткәрләр тарафыннан семинар барышында килеп туган сораулар буенча аңлату эшләре алып барылды.