Пятница, 05 июня 2026
Һава торышы Хәзер 15:25 , 19.6 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 15:25 , 19.6 °C
08.10.2024
0
Поделиться
Иң яхшы педагогларның портретларын Мактау тактасына урнаштырдылар
Иң яхшы педагогларның портретларын Мактау тактасына урнаштырдылар
Иң яхшы педагогларның портретларын Мактау тактасына урнаштырдылар

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Автозавод, Комсомол, Үзәк районнарыннан иң яхшы педагогларын хөрмәтләү тантанасы узды. Чара  Укытучылар көне уңаеннан үткәрелде.

Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева педагогларны сәламләде һәм аларга рәхмәт белдерде.

Бүләкләнүчеләр составында гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә учреждениеләр, өстәмә белем бирү, һөнәри юнәлешле көллиятләр, югары уку йортлары педагоглары булды.

Автозавод районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Айрат Хөснуллин, мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов педагогларга һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.