Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:41 , 19.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:41 , 19.5 °C
08.12.2022
0
Поделиться
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иҗат фестивале
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иҗат фестивале

Комсомол районында Инвалидлар декадасы кысаларында "Эврика" мәдәни үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерүче иҗади һәм спортлы чара узды. Үзләренең иҗади номерларын үзәк артистлары белән беррәттән инвалидлыклары булган чаллылылар да күрсәтте.

Чарада иң оста спортчылар һәм активистлар билгеләнде. Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм инвалидлар җәмгыятенең Комсомол бүлеге рәисе Наилә Шәрипова катнашучыларга рәхмәт сүзе белән, шулай ук спорт җиңүләре теләп мөрәҗәгать иттеләр.