Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов шәһәр Советының даими комиссияләре уртак утырыш барышында депутатлар алдында хисап тотты.
“2022 елда домофоннарны алмаштыру буенча масштаблы эш башланды. Ел дәвамында 3061 подъездда 31333 домофон панеле яңартылды. Быел планда дүрт меңгә якын домофон панеле алыштыру”, – дип хәбәр итте Фәрид Салахов. – “Имин шәһәр” видеокүзәтү программасын яңарту буенча эш алып барылды , ул видеокүзәтү камераларын нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк. “Имин шәһәр” дә барлыгы 3295 видеокүзәтү камерасы эшли”.
Даими комиссияләр утырышы мәсьәләләренең берсе муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлауларны раслау булды, алар 24 мартта 14:00 сәгатьтә узачак.
Барлык мәсьәләләр 24 февральдә шәһәр Советының хисап сессиясе барышында расланачак.