Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 04:06 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 04:06 , 11.5 °C
20.07.2023
0
Поделиться
Фәрид Салахов исерек хәлдә руль артына утыручыларга карата дәгъвасызлык белдерде
Фәрид Салахов исерек хәлдә руль артына утыручыларга карата дәгъвасызлык белдерде

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 9-18 июль көннәрендә зур йөкләнешле автомобильләрнең кагыйдәләрне бозу очракларын тикшерү буенча рейдлар уздырыла. Аның барышында 300дән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу туктатыла, шуларның өчесе – исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле.

"50 тонналы машинага ничек исерек хәлдә утырырга була. Андый чакта әллә ниләр кылып рейсны да тәмамларга һәм берничә кешенең гомерен өзәргә дә була", - дип дәгьвасызлык белдерде Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов.

Шулай ук җитәкче зур йөкләнешле автомобильләрне һәм аларның йөртүчеләрен тикшерү буенча даими эш алып барырга, хокук бозу очракларында штрафлар һәм билгеле бер санкцияләр кулланырга кушты. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе тарафыннан агымдагы елның алты аенда өч вазифаи һәм 90 юридик зат җаваплылыкка тартылды. Шуларның берсе медицина контроле булмаган килеш линиягә чыгарганга, өчесе - исерек шоферны линиягә чыгарган өчен. Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары исерек хәлдә идарә итүче 18 йөк транспорты йөртүчесен ачыклаган. 2023 елның алты аенда гына да исерек хәлдә 711 машина йөртү факты ачыкланган.