Ырынбург шәһәрендә каратэ буенча Бөтенроссия ярышларына нәтиҗә ясалды. Чаллы дәүләт педагогика университетының индустриаль-педагогик көллияте студенты Аида Бикметова беренче булды. Ул алтын медаль яулады.
Ул (68кг) авырлык категориясендә 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында «Кумите» бүлегендә беренче булды.