Вторник, 19 мая 2026
Һава торышы Хәзер 03:15 , 17.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 03:15 , 17.5 °C
15.07.2022
0
Поделиться
Эпидемиологлар: прививка ясау мәҗбүри

7 нче Шәһәр поликлиникасының  штаттан тыш эпидемиологы, эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Кәримова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта вирус инфекцияләреннән авыручылар саны тотрыклы, күтәрелеш күзәтелми, әмма көзгә хәл үзгәрергә мөмкин.

Елена Кәримова билгеләп үткәнчә, ковид белән авыручылар саны июль башыннан Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Мәскәү өлкәсендә арта бара.  Авыруны шул исәптән прививкалар ярдәмендә булдырмаска мөмкин. 

Яр Чаллыда теләгән һәркем вакцинациягә һәм ревакцинациягә килә ала дип хәбәр итте ул: "Ревакцинация ярты елга бер тапкыр бара. Гриппка һәм ковидка каршы прививканы бергә ясарга рөхсәт ителә. Гадәттә, вакцина сентябрь аенда кайтарыла. Гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Бу хроник авырулар булган кешеләргә һәм риск төркемендә торучыларга кагыла".