Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 16:26 , 28.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:26 , 28.5 °C
09.11.2021
0
Поделиться
Вируссыз икътисад. Эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә?
Вируссыз икътисад. Эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә?
Вируссыз икътисад. Эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә?
Вируссыз икътисад. Эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим ителә?

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова матбугат конференциясендә пандемия белән бәйле чикләү шартларында эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Бу, беренче чиратта, федераль һәм республика дәрәҗәләрендә ярдәм.

Федераль ярдәм чараларына «Гранты на нерабочие дни» программасы да керә. Ул аеруча зыян күргән тармакларның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кагыла һәм агымдагы елның 15 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Грантлар 2021 елның 1 июленә предприятие хезмәткәрләре санына 12 792 сум исәбеннән билгеләнә. Грантлар өчен салымнар каралмаган. Программынынң шарты: 1 июльгә бурыч 3 000 сумнан артмаска тиеш. Бүгенге көнгә 876 гариза бирелгән.

Федераль ярдәм республика чаралары белән тулыландырылган.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды елга 1% ставка буенча 24 айга ташламалы микрозайм бирә. Займның күләме 200,0 мең сумнан алып 1,0 млн сумга кадәр. Хезмәткәрләр санының кимендә 90%ын саклап калу төп шарт булып тора. ТР Гарантия фонды үзмәшгульләр дә файдалана ала торган «Поддержка 2021» продуктын тәкъдим итә. Ул 2021 елның 1 ноябреннән 15 декабренә кадәр гамәлдә. Шулай ук «Моногород» һәм «Перезагрузка» микрозаймнары тәкъдим ителә.

Тулырак мәгълүмат биредә: Презентация_по_мерам_поддержки_МСП.pdf