Четверг, 21 мая 2026
Һава торышы Хәзер 17:56 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 17:56 , 22.5 °C
04.10.2022
0
Поделиться
"Визит" джаз оркестры яңа сезон әзерли
"Визит" джаз оркестры яңа сезон әзерли

7 октябрьдә 18.30 да «Энергетик» мәдәният сараенда «Визит» джаз оркестрының ХVI иҗади сезоны ачыла. Концерт чыгышы программасы СССРның халык артисты, композитор, миллионлаган тамашачы кумиры Муслим Магомаевның тууына 80 ел тулуга багышлана. Концертның максаты-Муслим Магомаевны искә алу, шулай ук аның музыкаль мирасын яшь буынга җиткерү. "Визит" джаз оркестры профессиональ коллективы 2022-2023 елның яңа концерт сезонында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары буенча гастрольләр планлаштыра: Әлмәт шәһәре, Бөгелмә шәһәре, Алабуга шәһәре, Зәй шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Тукай, Актаныш районнарына чыгарга уйлый.

«Визит джаз оркестры» һөнәри коллективының эшен планлаштыруда өстенлекле юнәлеш булып шәһәрнең пионер төзүчеләре, өлкән буын кешеләре өчен хезмәт ветераннары өчен пансионатлар, сугыш ветераннары госпитале тора.