Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Акоба һәм Ани Назаретянның берьюлы ике улы дөньяга килгән - алар өчен бу икеләтә бәхет. Вардан һәм Тигран 25 ноябрьдә бер минут аерма белән туган.
Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны, аларның туганнарын һәм якыннарын тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, балаларының туу турында беренче документларын тапшырдылар һәм барысына да ныклы сәламәтлек, муллык, күтәренке кәеф һәм гаилә бәхете теләделәр.