Суббота, 16 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:56 , 20.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:56 , 20.5 °C
22.10.2021
0
Поделиться
Трамвайлар хәрәкәте Чаллының кайбер участокларында вакытлыча туктатылачак
Трамвайлар хәрәкәте Чаллының кайбер участокларында вакытлыча туктатылачак

Бүген, 22 октябрьдә, 19:00 сәгатьтән Низаметдинов урамы һәм Машина төзелеше урамы буенча «Пединститут» тукталышыннан алып «ЮХИДИ идарәсе» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак. Бу «Хәрби комиссариат» трамвай тукталышы районында җылылык челтәрләрен урнаштыру буенча төзү-монтаж эшләре үткәрү белән бәйле.

25 октябрьдә 4:00 сәгатьтә трамвайлар үз маршрутларына кире кайтачак.

Трамвайлар хәрәкәтенең үзгәртелгән схемаларын тәкъдим итәбез.