Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Замелекесье районындагы күпер төзелеше мәйданчыгында булды. Гостев урамы автомобиль юлын реконструкцияләү барышы турында мэрга «РБР 16» генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин сөйләде. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 25% тәшкил итә.
Объектта хәзер 70ләп хезмәткәр эшли. Исегезгә төшерәбез, төзүчеләр бу эшкә агымдагы елның август аенда керешкәннәр иде.
Проект буенча монда дүрт хәрәкәт полосасы булачак – һәр якка икешәр полоса. Моның өчен төзүчеләргә катлаулы конструкциянең ике пролет корылмасын бетонлаштырырга кирәк. Күпернең дүрт терәге һәм ике пролет корылмалары булачак. Бер пролет корылма бер юнәлештә хәрәкәтне тәэмин итә.
Төзүчеләр агымдагы елның декабрендә – 102 метр, киләсе елның март аенда 102 метр озынлыкта күпер пролет корылмаларын бетонлаштырачаклар.
«Күпернең дүрт терәген без күтәрдек, хәзер терәк диварларны күтәрәбез, аларда грунт өеме булачак. Без график буенча барабыз, Яңа ел алдыннан без беренче пролет корылмасын салырга тиеш. 24 сәгать дәвамында без бер пролет корылмасын, икенче пролет корылмасын март аенда салачакбыз. Контракт буенча эш 2022 елның октябре ахырына билгеләнгән, әмма без киләсе елның 30 августына күперне тапшырырга планлаштырабыз», - дип хәбәр итте җитәкче Таһир Сөнгатуллин.