Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:35 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:35 , 26.5 °C
04.01.2023
0
Поделиться
Мәләкәс күпере астындагы юл эшләре бертуктаусыз башкарыла
Мәләкәс күпере астындагы юл эшләре бертуктаусыз башкарыла
Мәләкәс күпере астындагы юл эшләре бертуктаусыз башкарыла
Мәләкәс күпере астындагы юл эшләре бертуктаусыз башкарыла

МУП ПАД эшчеләре график кысаларында эшлиләр. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев  эш барышы белән танышты.

Яңа борылыш ике полосалы, юлның киңлеге 5 метрдан алып 8 метрга кадәр булачак. Шулай ук, иркен  җияүлеләр юлы булачак, яктырткычлар куелачак.

МУП ПАД директоры Марат Анисимов билгеләп  үткәнчә, биредә эш җәйгә тәмамланырга тиеш: “462 шпунт куелды, моннан тыш локаль чистарту корылмалары төзеләчәк. Борылышта җыелган су чистартылганнан соң гына елгага китәчәк”.

Бумажниклар микрорайонында һәм Кызыл Чаллыда әйләнеп узучы юл төзелеше 2022 елның көзендә башланган иде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, объект, беренче чиратта, автомобильчеләр хәрәкәте вакытын кыскарту, бөкене бетерү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен кирәк.