Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов гомерләре хезмәт, түземлек һәм Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге булган ике ханымга югары бүләкләр тапшырды. Медальләр тапшыру тантанасында Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов та катнашты.
«Татар АССР төзелүгә 100 ел» медальләре Гөлсөм Сәмигулла кызы Шәйдуллина һәм Анна Андреевна Смирновага тапшырылды.
Гөлсөм Сәмигулла кызы 102 ел элек Әлки районында туган. Педагогик белем алганнан соң, ул 38 ел гомерен мәктәпкә багышлап, балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. 1945 елда сугышта катнашкан педагог һәм төбәкне өйрәнүче Фатыйх Вәлиевка кияүгә чыгып, алар бергәләп өч бала үстергән һәм авыл мәктәпләрендә белем орлыклары чәчкән.
1973 елда гаилә Яр Чаллыга күченгән. Гөлсөм Сәмигулла кызы «Күңел хәтирәләре» исемле истәлекләр китабы авторы, газета-журналлар белән хезмәттәшлек иткән. Ул — Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Бүген аның зур һәм тату гаиләсе бар: 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы.
Анна Андреевна Смирновага 101 яшь. Ул Түбән Кама районы Байгулово авылында туган. Аның яшьлеге дә сугыш елларына туры килгән. Ул урман кисү эшләрендә хезмәт иткән, 1943 елда Түбән Тагилга мобилизацияләнеп, фронт өчен киез итекләр җитештерү заводында эшләгән. Сугыштан соң аның хезмәт юлы Түбән Кама ТЭЦында һәм колхозда дәвам иткән. Яр Чаллыга ул 36 ел элек күчеп килгән.
Анна Андреевна да «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ул бер кыз үстергән, оныгы һәм оныкчыгы бар. Аның гомере — батырлык һәм тыйнак каһарманлык үрнәге.
Бу медальләр — юбилей билгесе генә түгел. Бу — барлык авырлыкларга карамастан, ышанычны, изгелекне саклап калган һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән буынга хөрмәт билгесе.