Пятница, 22 мая 2026
Һава торышы Хәзер 02:09 , 13.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 02:09 , 13.5 °C
05.10.2022
0
Поделиться
Ветеранны 100 яшьлек юбилее белән котладылар
Ветеранны 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Комсомол районында Өлкән буын декадасы кысаларында 100 яшен тутырган райондашыбызга истәлекле бүләк тапшырылды. Мөсалия Габтракип кызы Ситдыйкованы муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлады. Мөсалия Габтракип кызы ТАССРның Тукай районы Ташкичү авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1933 елда гаиләсе белән бергә Яр Чаллыга күчеп килә. Сугыш елларында йомырка базасында эшли: авыллардан йомырка, каз, үрдәк җыеп фронтка озаталар. 1948 елда Бөек Ватан сугышында катнашучы Ситдыйков Нәҗип Садыйковичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы ул Яр Чаллы шәһәренең 1нче шәһәр хастаханәсендә санитарка булып эшли.

Тормыш иптәше белән 4 бала үстергәннәр, 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Ситдыйкова Мөсалия Габтракип кызы – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.