Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән аномаль-салкын һава торышы урнашты, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-15 ка түбәнрәк, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә күбесенчә явым-төшемсез. Көндез бераз кар. Алмашынучан юнәлештәге җил 3-8 м/с. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -25..-27, аязганда -29..-34˚. Көндез максималь температура -16..-19˚. Юлларда бозлавык.