Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән аномаль-салкын һава торышы урнашты, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-15 ка түбәнрәк, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар ява, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 4-9 м/с. Төнлә һәм иртән минималь температура -21..-25˚. Көндез максималь температура -15..-18˚. Юлларда бозлавык.