Воскресенье, 17 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:58 , 21.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:58 , 21.5 °C
06.07.2021
0
Поделиться
Дмитрий Сотников "Ефәк юлы" раллиенда өченче тапкыр җиңү яулады
Дмитрий Сотников "Ефәк юлы" раллиенда өченче тапкыр җиңү яулады
Дмитрий Сотников "Ефәк юлы" раллиенда өченче тапкыр җиңү яулады

"Ефәк юлы"ның йомгаклау махсус участогы икенче спорт көненең трекын кабатлады. Дмитрий Сотниковның белорус пилоты Сергей Вязовичтан 6 минутка өстенлеге, Россия экипажына узышның төп моментында уңайлы темпны сакларга мөмкинлек бирде.

КАМАЗ-435091 индекслы К5 гаиләсенең яңа йөк машинасы – "Ефәк юлы" раллиенда беренче, ә "Дакар" ралли-марафонында җиңүгә Сотников тагын бер трофей өстәде. Дмитрий өчен бу уңыш карьерасында  өченче, аның штурманы Руслан Әхмәдиев өчен – икенче, ә механик Илгиз Әхмәтҗановка – беренче. Шулай ук призерлар өчлегенә Антон Шибалов экипажы да керде.