Пятница, 15 мая 2026
Һава торышы Хәзер 18:45 , 27.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 18:45 , 27.5 °C
09.10.2021
0
Поделиться

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  буенча республика агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Коррупциягә  журналист карашы” махсус журналистлар конкурсын үткәрү турында игълан итә.

Конкурс эшләре 1 ноябрьгә кадәр түбәндәге  адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 603 нче кабинет, «Коррупциягә журналист карашы» дигән тамга белән почта аша яки махсус хезмәткәр белән. Телефон/факс: 8 (843) 570-31-10

Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Вакытлы матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» (1, 2, 3 урын); «Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе» (1 ,2, 3 урын); «Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе» (1, 2, 3 урын); «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» (1, 2, 3 урын); «Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшерүе» (махсус номинация – 1 урын).