Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе 1 июльдән «Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы» дигән яңа махсус салым режимы кертелүен хәбәр итә.
Яңалыклар эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шартларны яхшыртуга, шул исәптән контроль-касса техникасын кулланучы эшмәкәрләр өчен салым хисаплылыгын гадиләштерүгә юнәлдерелгән.