Среда, 20 мая 2026
Һава торышы Хәзер 01:17 , 22.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 01:17 , 22.5 °C
13.04.2023
0
Поделиться
Яр Чаллы яшьләре өчен арбалеттан ату буенча турнир узачак

15 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәге территориясендә Яр Чаллы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләре арасында XXII Спартакиада кысаларында арбалеттан ату буенча турнир узачак.

Турнирда 35 яшькә кадәрге шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең яшь хезмәткәрләре командалары катнашачак. Команда составы дүрт кеше, командада ким дигәндә бер кыз булырга тиеш.