104 нче «Бәләкәч»
балалар бакчасында «Рәхим итегез, акчарлаклар!» Татарстан Республикасы Экология
һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль идарәсе тарафыннан игълан
ителгән акция узды.
Акциядә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар катнашты. Балаларга «Кошлар – безнең дуслар” викторинасы тәкъдим ителде, анда алар сорауларга җавап бирделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр.