Понедельник, 18 мая 2026
Һава торышы Хәзер 09:28 , 26.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:28 , 26.5 °C
16.06.2023
0
Поделиться
Мәктәпьяны лагерьларына йөрүчеләр команда эстафеталарында ярышты
Мәктәпьяны лагерьларына йөрүчеләр команда эстафеталарында ярышты
Мәктәпьяны лагерьларына йөрүчеләр команда эстафеталарында ярышты
Мәктәпьяны лагерьларына йөрүчеләр команда эстафеталарында ярышты

Комсомол районының 10 нчы мәктәбе спорт мәйданчыгында мәктәпьяны лагерьларында ял итүче балалар арасында традицион җәйге Спартакиада узды. Ярышлар Комсомол районы администрациясе тарафыннан 15 нче балалар иҗат йорты белән берлектә оештырылды. Ярышларда 12 команда катнашты.Катнашучыларның яшь категориясе 8-10 яшь. Балалар күңелле команда эстафеталары узды, һәр яшь спортчы күңел күтәренкелеге һәм татлы приз алды.

Эстафета нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар билгеләнде: 1 урын 2 нче гимназия, 64 нче прогимназия; 2 урын – 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе; 3 урын-4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе. Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.