Яр Чаллыда мотокросс буенча Россия финалы уза
Бүген "Наиком Арена" спортның техник төрләре стадионында мотокросс буенча Россия Чемпионаты финалы уза. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев икенче этапта катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләде. « Без бу аренада бик күп спортчыларны җыя алдык , - дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга һәм ярышларда катнашучыларга. - Чаллы шәһәре, легендар КАМАЗлар башкаласы җитәкчелеге исеменнән дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт объектында үз осталыкларын күрсәтергә килгән танылган кунакларны сәламлим ».