Яр Чаллының барлык социаль өлкә объектлары һәм торак йортлары җылылык белән тәэмин ителгән
Яр Чаллының барлык социаль өлкә объектлары һәм торак йортлары җылылык белән тәэмин ителгән. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: « Алар арасында - 130 балалар бакчасы, 86 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау учреждениесе, 19 мәдәният учреждениесе, 17 физик культура һәм спорт учреждениесе һәм 7 социаль яклау учреждениесе. Торак фонд буенча без 15 сентябрьдән җылылык бирә башладык һәм 18 сентябрьдә 15:00дә төгәлләдек. Безнең шәһәрдә барлыгы 1 429 күп фатирлы торак йорт бар, шуларның 1 356сы – үзәк җылылык белән, 73 йорт – шәхси җылыту - газ казаннары белән җылытыла. Хәзерге вакытта стояклардан һаваны чыгару буенча эшләр дәвам итә, һәр идарәче компания эшли. Безнең шәһәрдәшләрнең мөрәҗәгатьләре бар. Барлык гаризалар буенча без кичекмәстән эшләрне башкарабыз », - диде ул.