Чаллылылар ГТО нормативларын тапшыра
Чаллыда ГТО фестиваленең җәйге этабы башланды. Чара «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә узды. Ярышларда өч команда катнашты. Барлыгы 60 кеше булды. Чара барышында катнашучылар чыдамлыкка, көчкә, сыгылмалылыкка, җитезлеккә сынаулар үтәде.