13 июльгә һава торышы
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән шторм турында кисәтү игълан итте.
Хәзер 22:44
,
21.5 °C
Хәзер 22:44
,
21.5 °C
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсеннән шторм турында кисәтү игълан итте.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы «Startup-Сабантуй. Цифровизация» югары технологияләр өлкәсендә перспективалы проектлар эзләү буенча экспедициягә старт бирү турында игълан итә. Команда Россиянең 12 шәһәренә барачак, анда Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә һәм оешмаларына кертү өчен инновацион карарлар сайланачак.
Чаллы Drone Team #Гренада проекты Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант отты. Спорт юнәлешендәге проект Гренада паркындагы мәйданчыкта «Дроннарда узыш»ны үстерүгә каралган һәм 2022 елның октябреннән июленә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның «Передвижка» уникаль проекты уза. Рәссамның иҗаты милли татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы башкаласының архитектура һәйкәлләре һәм татар көнкүрешенең, Сабантуй бәйрәменең матур традицион образлары белән пейзажлары тәкъдим ителгән.
Быел Яр Чаллыда мәктәпне 5082 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2003 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Мәктәп укучыларының уку нәтиҗәләренең гомуми күрсәткече – республика буенча иң югарылардан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 249 тугызынчы сыйныф укучысы 5ле билгеләре генә булган аттестат алган. Мәҗбүри фәннәр буенча уртача билге (рус теле һәм математика) –“ 4” һәм аннан югары-тугыз мәктәптә (2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79).