Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте
" Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте. Бу - социаль-икътисадый сәясәт нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече. Әйтеп китергә кирәк, алты ай нәтиҗәләре буенча өч муниципаль берәмлектә генә табигый үсеш күзәтелә: Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама ", - дип хәбәр итте шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. Ул билгеләп үткәнчә, алдагы еллардагы кебек үк, малайлар, кызлар белән чагыштырганда күбрәк туган, бу юлы 57гә.