Чаллылылар яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итә алалар
2 августтан 13 августка кадәр Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте яшелчә, җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла.