Роспотребнадзор шәһәрдә начар иснең сәбәбен ачыклады
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында Чаллыда узган атнада башланган ис чыганагы билгеле булуын хәбәр итте. "Ис "Кама" агрофирмасы гамәлләре нәтиҗәсендә, туфракка кош тизәге чыгарылу сәбәпле барлыкка килүе ачыкланды. Роспотребнадзор экологик хезмәтләр белән берлектә чыганакны билгеләде, хәзер процессуаль гамәлләр бара, хуҗалык җитәкчеләренә туфракның башка дислокация урыны тәкъдим ителәчәк. Җомга көнне эшләр туктатылды, аннан соң алга таба мондый йогынтыны киметү өчен тагын бер кат детальләр каралачак", – дип хәбәр итте Илгизәр Бариев.