Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак
Октябрь аенда чаллылылар ике мөһим вакыйга - Халыкара өлкәннәр көнен һәм Бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чараларның ничек узачагын сөйләде: « Өлкән буын декадасын үткәрү өлешендә билгеле бер үзгәрешләр бар. Без күп санлы кешеләр җыеп «Энергетик», «Камаз» мәдәният сарайларында, С.Садыйкова исемендәге Концертлар залында чаралар уздырмыйбыз. Әмма чаралар мәгариф, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә үткәреләчәк. Әлбәттә, предприятиеләр үз ветераннарын чакырып, предприятие кысаларында бәйрәмнәрен үткәрәчәкләр ».