Яшь чаллылылар бизнес-проектларын тәкъдир иттеләр
Яр Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән оештырылган "Уңыш территориясе" бизнес-мәктәбендә укуда 30дан артык бала һәм яшүсмер катнашты. Тугыз ай эчендә 10-17 яшьлек балалар эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнделәр, кирәкле күнекмәләр һәм компетенцияләргә ия булдылар, үзләренең беренче бизнес-проектларын булдыра алдылар.