Яр Чаллыда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәтова юбилеен билгеләп үтә
Комсомол районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәт кызы Хөрмәтова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Флера Хөрмәт кызы, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1942 елның 1 июнендә ТАССРның Әгерҗе районы Мукшур авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятен, аннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының баян классы буенча оркестр бүлеген тәмамлый.