Кышкы каникул дәвамында лагерьдә 687 бала ял иткән
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев аппарат киңәшмәсе барышында кышкы каникул вакытында ике сәламәтләндерү лагерендә Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан күчмә тикшерү уздырылуын хәбәр итте. “Солнышко” һәм “Звездный” лагерьларында 687 бала ял иткән. Белгечләр балаларның туклануын һәм ялын оештыру буенча тикшерүләр үткәрде.